ХИКӘЯЛӘР (РАССКАЗЫ)
Китап укысаң, белемең артыр,
Укымасаң, белгәнең дә онытылыр.
Һәркем үз юлында:
Сатучы – хисап сөйли,
Укытучы – китап сөйли.
Китапның белмәгәне юк.
9из 10оценка Максопедии
- Живая аудитория — 2 из 3 · ER 11,0%: пост видит такая доля подписчиков
- Реакции — 2 из 2 · 41,8 реакции на 1 000 просмотров
- Рост подписчиков — 3 из 3 · рост выглядит естественным
- Без красных меток — 2 из 2 · меток нет
Считаем открыто, только по нашим данным: ER, реакции, вердикт по росту и красные метки. Как считаем
Стоит ли покупать рекламу? Рост выглядит естественным
- За 6 дней наблюдения резких скачков и массовых отписок не было.
Вывод сделан по открытым данным о подписчиках. Охваты и реклама появятся позже. Как мы считаем · Что такое вердикт
Публикации по дням
За 30 дней · посты · с пометкой «Реклама»
Подписчики
Замеры с публичной страницы канала, по дням, последние 90 дней
Больше о канале — бесплатно после входа
- Вся история подписчиков с первого замера и почасовой график для крупных каналов
- Лучшие и рекламные посты канала, все пересылки: где его рекламировали
- Письмо на почту, если канал резко вырос, потерял подписчиков или сменил название
- Весь каталог, все результаты поиска и фильтры
Охваты постов
Посты за 30 дней: просмотры с открытого счётчика MAX — Максопедия читает публичный канал раз в сутки. Точные данные — если владелец подключит бота
Прогноз рекламного поста
Ожидаемо около 479 просмотров (обычно от 398 до 550) — по медиане постов канала за 30 дней. Рекламный пост иногда набирает меньше обычного.
Введите цену — посчитаем, сколько стоит тысяча просмотров (CPM).
Что значат эти цифры: охват за 24 часа, ER, медиана, CPM — в словаре.
Лучшее время для поста по просмотрам этого канала: 11:00, 12:00, 13:00 по Москве.
Посты канала
Показано 10 из 3 205 постов · просмотры и реакции — с открытого счётчика MAX
-
31823
– Исәнмесез! – дип исәнләште Фирүзә бик әдәпле, үзенә килешле генә кара костюм-чалбар кигән, ак күлмәгенә кара галстук таккан, кулына роза букеты тоткан уртача гәүдәле ир-егет белән.
Показать ещё
– Исәнмесез! Мин сезне шулай чибәр, ләкин көчле, кырыс ихтыярлы хатын-кыз дип уйлаган идем. Барысы да туры килә, әмма сез артык чибәр һәм яшь күренәсез! – дип, кулындагы букеты…– Исәнмесез! – дип исәнләште Фирүзә бик әдәпле, үзенә килешле генә кара костюм-чалбар кигән, ак күлмәгенә кара галстук таккан, кулына роза букеты тоткан уртача гәүдәле ир-егет белән.
– Исәнмесез! Мин сезне шулай чибәр, ләкин көчле, кырыс ихтыярлы хатын-кыз дип уйлаган идем. Барысы да туры килә, әмма сез артык чибәр һәм яшь күренәсез! – дип, кулындагы букетын аңа сузды. – Сезнең монда якыннарыгыз юктыр, шуңа күрә мин сезне кунакханәгә урнаштырам. Әле, урнашканчы, берәр җирдә ашап алырбыз! Кайбер нәрсәләр турында сөйләшеп тә куярга кирәк.
– Адел, минем турыда шулай кайгыртуыгыз өчен рәхмәт! Мөмкин булса, бүген тиз генә эшләремне бетерер идем дә кире кайтып китәр идем.
– Ник шулай бик ашыгасыз, өлгерерсез әле авылыгызга! Нигә һаман басып торабыз соң әле без?! Әйдәгез, машинага утырабыз да берәр ресторанга туктарбыз.
Адел аны ерак түгел генә куелган машинасына алып китте. Машинада барганда, бөтен игътибарын юлга бирсә дә, Фирүзә белән сөйләшүен туктатмады.
– Бер-ике көнгә калырга иде. Әзрәк ял да итәр идегез! Сезнең анда – авылда – ял да юктыр инде?!
– Юк инде, дөрес әйтәсез! Мәктәп бетергәннән бирле мин ялның нәрсә икәнен дә белмим. Бәйрәмнәр, ял көннәрендә җитәкче кеше өчен бигрәк тә авыр, чөнки андый көннәрдә нинди дә булса планлаштырылмаган эш килеп чыга. Авыл җирендә бүген эшләнәсе эш иртәгә калырга тиеш түгел, чөнки иртәгә башка эшләр көтеп тора.
– Ярар, сезнеңчә булсын! Мин шушындый чибәр кыз белән бер генә мәртәбә булса да кичке ресторанда утырырмын дип уйлаган идем. Нишлисең инде, руслар әйтмешли, не повезло, – дип куйды Адел, игътибар белән юлны карап барган килеш, җилкәсе аша Фирүзәгә карап. – Гел эш турында сөйлибез! Нишли анда Светлана? Аның сөйләве буенча, сез дуслар бит. Әллә гел кайтырга да уйламый инде ул. Монда инде без аны сагынып беттек, ә ул уйламый да, ахры. Зарина көн дә: «Әни кайчан кайта?» – дип сорый. Без нәрсә дип җавап бирәбез инде әнисе өчен?! Беркөнне, телефоннан сөйләшкәндә, кызулык белән ачуланып та аттым инде. Һаман Марина ди. Ә Зарина сагынса да ярый!
– Маринасы да аның кызы бит инде. Быел укырга керә. Беренче сентябрьгә кызын үзе озатмакчы буладыр. Соңыннан инде мәктәпкә әбисе йөртә торган булачак, дип әйтте ул миңа. – Аның сөйләгәннәре һавада асылынып калдымы, Адел, берни дә җавап бирмичә, машинасын бер ресторан каршысына китереп туктатты.
Фирүзәнең әле беркайчан да ресторанда булганы юк иде. Аның өчен барысы да кызык тоелды. Әкрен генә музыка уйный. Ә кешеләр бер-берләре белән зур гына залда иркенләп сөйләшеп, ашап утыралар. Нинди иркен кешеләр бар инде. Аларның бернинди кайгылары юктыр, мөгаен. Булса, алай дөньяларын онытып, бер-берләренә карап утырмаслар иде. Хәер, төрле өстәлдә төрлечә утыралар. Әнә егет белән кыз бер-берләреннән күзләрен ала алмыйлар. Ә бер өстәлдә ике ир кеше бер-берләренә ачулы караш белән нәрсәгәдер сатулаша. Аның карашы кешеләрдән ресторанның матурлыгына күчте. Борынгы биналарның берсе, ахры. Аның эчке ягын күптән түгел генә яңартканнары күренеп тора.
Юк инде, Светлананыкы белән чагыштырып булмый. Аның эчке матурлыгы бу залдан күпкә аерылып тора. Әйе, Светлана матурлыкны күрә һәм тоя белә шул. Ул үзенең матурлык салонын ачканда да: «Кешеләр, анда кергәч, күңелләрен гүзәллектә хис итсеннәр», – дип сөйләгән иде. Үз ресторанының эчен Европаның иң матур рестораннары белән чагыштырырлык итеп бизәргә тырышты. Кеше, ял итәргә, күңел ачарга килгәч, барлык мәшәкатьләрен онытып, күңел хисләре белән генә калсын өчен, аңа сый-хөрмәте, анда уйнаган музыка гына түгел, зал эчендәге гүзәллек тә күзләрен әсир итеп, аны иркенлектә калдырсын дип омтылды.
– Адел, безнең ресторан моның белән чагыштырганда күпкә матуррак. Ачылу тантанасына килегез! Сезгә бик ошар дип ышанам! Аннан соң, ул бит әле сезнең гаиләгезнеке. Светлана сезне, Зарина белән икегезне дә бик сагынды инде. Заринаның да әле апасын күргәне юк бит. Танышырлар, бергәләп уйнарлар! Балаларның үз дөньялары бит.
(Дәвамы бар.)- ❤️ 17
- 👍 6
-
26810
Арыш урагы бетеп, арпаны урырга керешкәнче, комбайнчылар белән сөйләшеп алырга һәм бигрәк тә тырышларын әзрәк акчалата бүләкләргә дигән исәп белән контордан чыгып барганда, Фирүзәне хисапчы хатын туктатты.
Показать ещё
– Сезне телефонга чакыралар. Александр Петрович, ахры. Бик тиз табарга, диләр.
Фирүзә, кире борылып, телефон трубкасын алды. Телефонда Александр Петрови…Арыш урагы бетеп, арпаны урырга керешкәнче, комбайнчылар белән сөйләшеп алырга һәм бигрәк тә тырышларын әзрәк акчалата бүләкләргә дигән исәп белән контордан чыгып барганда, Фирүзәне хисапчы хатын туктатты.
– Сезне телефонга чакыралар. Александр Петрович, ахры. Бик тиз табарга, диләр.
Фирүзә, кире борылып, телефон трубкасын алды. Телефонда Александр Петровичның сәркатибе иде. Ул Фирүзәгә бер-ике сәгатьтән аның кабинетында булырга кушты.
Басуда Фирүзәне комбайнчылар көтә иде. Ул аларга үзенең зур рәхмәтен белдерде һәм алга таба да темпны киметмичә, арпа һәм башка бөртеклеләрне югалтуларга ирек куймыйча, вакытында җыеп алуларын сорады. Аннан соң сүзне баш агрономга биреп, аңа премия акчаларын өләшергә кушты да район хакимиятенә китте.
Ул килгәндә, Александр Петровичның юл төзелеше буенча барган киңәшмәсе бетмәгән иде әле. Фирүзә, вакытын бушка уздырмас өчен, район буенча урып җыю барышының көндәлек сводкасын карады. Аның хуҗалыгы икмәк чыгу буенча икенче урында барса, урылган җирнең күләме буенча беренче урында иде.
Киңәшмә бетүгә, аны Александр Петрович чакырып алды. Фирүзә ишектән керүгә, ул, урыныннан торып, аңа каршы атлады.
– Молодец, Фирүзә! Икмәк фронтында, беркемнән дә калышмыйча, иң алдан барасың. Моның өчен сиңа зур рәхмәт! Алай гына да түгел, синең белән ялгышмаганыма мин үзем дә шундый шат. Син бит райондагы үзгәрешләрнең башлап йөрүчесе. Ә иң мөһиме – теләгеңә ирешәсең! Әле генә юл төзүчеләр белән киңәшмә уздырдым. Алар да сине мактый. «Безнең эшләгәнне кырыйдан гына карап тормыйча, көзге сөрүгә кереп киткәнче, тракторларын биреп, үзләренә салыначак юлны башлап җибәрергә мәҗбүр итте. Шул тракторлар ярдәмендә без инде суыкларга кадәр юлны күтәреп, язга асфальт салырлык итеп әзерләп куячакбыз», – диләр. – Ул аның кулын кысты да әкрен генә үз урынына юнәлде. – Әйдә уз, әнә утыр әле каршыма! – Ул аңа, кулы белән ишарәләп, каршындагы кәнәфидән урын күрсәтте.
Фирүзә монда бик борчылып килде. Тикмәгә генә чакырмас, башка вакытта ул аны алдан ук кисәтеп куя иде. Ә бүген тиз генә килеп җитәргә диюенә нәрсәләр генә уйлап бетермәссең! Александр Петровичның җылы каршы алуы аны әзрәк кенә тынычландырып куйды. Ул көләч йөз белән исәнләште дә күрсәтелгән урынга килеп утырды.
– Фирүзә, котлыйм сине! Мәскәүдә синең проектың җиңеп чыккан, һәм сиңа зур суммада ташламалы ссуда биргәннәр. Бу ссуда синең проект буенча каралган суммадан бер тиен дә ким түгел. Димәк, бу проект бөтенләе белән тормышка ашырылачак, чөнки әле ул өйрәнелә торган үрнәк проект. Аны тормышка ашыру өчен, сиңа көне-төне эшләргә туры килер. Алай гына да түгел, бу акча федераль бюджеттан бирелгән булгач, аның эшләнешен Авыл хуҗалыгы министрлыгы контрольдә тотачак.
Фирүзә, бу сүзләрне ишетүгә, шатлыгыннан урыныннан сикереп торып, Александр Петровичны балаларча кочаклап алды.
– Рәхмәт сезгә, Александр Петрович! – Шатлыктан йөзләре алсуланып, күзләреннән яшь бөртекләре бәреп чыкты, алар тәрәзәдән төшкән кояш нурларында җемелди иделәр.
– Рәхмәтеңне үзең, хөкүмәткә биргән вәгъдәңне үтәп, унбиш елдан соң әйтерсең! Ә хәзер сиңа җиң сызганып эшләргә туры киләчәк! Без ярдәм итәрбез! Булдырырлык кешегә ярдәм итү үзе куаныч. Иртәгә урып җыюыңны агрономга тапшыр да Мәскәүгә Авыл хуҗалыгы министрлыгына китәрсең. Мәскәүдә сине Адел каршы алыр. Анда сиңа кайбер документларга кул куярга кирәк. – Александр Петрович, сүзенең беткәнлеген аңлатып, урыныннан торды һәм әле һаман да үзенең кичерешләреннән айный алмыйча утырган Фирүзәнең аркасыннан кагып куйды.
– Шулай да, Александр Петрович, иң беренче зур рәхмәтем сезгә! Сезнең ярдәмегездән башка бу хәлләр булмас иде. Иртәгә, сез әйткәнчә, иртүк Мәскәүгә кузгалам.
«Хәерле сәгатьтә булсын инде!» дип уйлап куйды Александр Петрович, башын горур гына тотып чыгып баручы Фирүзәнең артыннан карап калып.
* * *
«Татарстан» поездыннан төшүгә, Фирүзәне Адел каршы алды. Берсен-берсе белмәсәләр дә, алар үзләрен тиз таныдылар.- 👍 7
- ❤️ 3
-
28511
башлап карасын», – дип уйлады ул. Хәзерге вакытта аның каршына кызының беренче сыйныфка баруы белән ресторанын эшләтеп җибәрү проблемасы килеп басты. Бүген үк Адел белән сөйләшергә кирәк, ә ул әти-әниләре белән сөйләшсен дип, Светлана телеграфка юнәлде. Анда беркем дә юк иде. Ул, чират булмаганга сөенеп, заказ бирде. Биш минут та үтмәгәндер, аны Мәскәү белән…
Показать ещёбашлап карасын», – дип уйлады ул. Хәзерге вакытта аның каршына кызының беренче сыйныфка баруы белән ресторанын эшләтеп җибәрү проблемасы килеп басты. Бүген үк Адел белән сөйләшергә кирәк, ә ул әти-әниләре белән сөйләшсен дип, Светлана телеграфка юнәлде. Анда беркем дә юк иде. Ул, чират булмаганга сөенеп, заказ бирде. Биш минут та үтмәгәндер, аны Мәскәү белән сөйләшергә кабинага чакырдылар. Телефонда Адел иде. Аның тавышын ишетүгә, Светлананың күңеле әллә нишләп китте. Бөтен тәне буенча электр тогы уздырдылармыни! Йөрәге кысылып, тәне чымырдап куйды. Ул аны сагынгангамы, әллә инде булачак сөйләшүнең артык дулкынландыруымы, моны аңлый алмады. Хәтта Аделнең исәнләшүенә дә тотлыгып кына җавап бирде.
– Нәрсә булды? – дип сорагач кына, айнып киткәндәй булды.
Светлана тиз генә үзен кулга алды.
– Берни дә булмады, барысы да әйбәт! Сине һәм Заринаны сагындым. Синең тавышыңны ишетүгә, хәзер тиз генә очып барып, икегезне дә берьюлы кочаклыйсым килеп китте.
Аңа каршы телефоннан Аделнең тигез һәм тыныч тавыш белән:
– Сагынсаң югалмас идең әле, тиз генә кайтып килгән булыр идең, – дигәне ишетелде.
Светлананың күңеле тагын дулкынлана төште. «Әйе, болай булгач сөйләшү авыррак барачак», – дип уйлап куйды ул.
– Адел, чынлап та, сагындым инде мин сезне! Ләкин эшләрне бетермичә кайтасы итмәдем. Инде хәзер ресторанның ремонт эшләре бетте дип әйтерлек. Аны ачарга кирәк. Ә ачу тантанасына син дә кайтмассыңмы икән дип уйлаган идем. Аннан соң тагын бер проблема турында киңәшмәкче идем. Быел Марина беренче сыйныфка укырга керергә тиеш. Шуңа күрә аны, үзебезнең янга алып, Мәскәүгә укырга кертергә кирәк. Мин инде син каршы килмәссең дип уйлыйм, ә менә әниең белән әтиең нәрсә диярләр?! Шул турыда алар белән сөйләшсәң иде.
– Светлана, ник бик ышанычлы итеп каршы килмәссең инде, дисең?! Син хәзер Заринаны бөтенләй ташлаганыңны сизәсеңме? Ярый әниләр бар, алар аны бер карусыз карыйлар. Ә син күке кебек, төрле сәбәпләр табып, кызың турында уйламыйсың да. Маринаны монда китерсәң, син Заринаны бөтенләй онытачаксың. Әйе, синең өчен алар икесе дә синең кызлар, ләкин аңла, минем кызым бер генә. Мин сиңа кызым белән курчак уйнаган кебек уйнарга ирек куймам! Әлегә торсын һәм укысын әбисендә, ә менә мәктәпне тәмамлагач, тагын да укыр өчен монда китерерсең! – диде Адел аны үгетләгән тавыш белән. – Ә синең тантанаңа, мине гафу ит, җавапны күптән бирдем түгелме? Эшләреңне тизрәк бетер дә тизрәк кайтырга тырыш. Без сине сагындык инде! Аннан соң, әле онытып торам икән, син үзеңнең дус хатыныңны котлый аласың. Аның бизнес-проекты бездә зур кызыксыну уятты, һәм аңа, проектын тормышка ашыру өчен, зур күләмдә ташламалы ссуда биреләчәк. Акчасын әрәм-шәрәм иткәнче, тизрәк проектын тормышка ашыру өстендә эшли башларга кирәк! – диде дә Адел, трубкадан кыска гудоклар гына килә башлады.
Светлана беразга югалып калды. Телеграфистка хатынның сөйләшү беткәнлеген аңлатып аңа әйткән сүзләрен дә ишетмәде. «Ничек шундый сүзләр сөйли ала ул Адел? – дип уйлады. – Кызларым икесе дә минеке бит, икесе дә минем күз нурларым! Ничек инде мин аларны аерыйм ди? Киресенчә, мин күбрәк Зарина янында. Ә Маринамны сирәк күрәм. Аңа назым да җитеп бетми шул! Йә Ходаем, нишләргә миңа? Шулай итеп, яшьлегем ялгышын гомерем буе кара тап итеп йөрәгемдә йөртергә туры килер микәнни инде?» Аның күңеле тулып, күзләреннән яшь бәреп чыкты. Ул тагын Аделгә кияүгә чыгып ялгыштымы әллә? Аны аңламыйча, ничек тә кабат кияүгә чыгарга дигән уй белән генә чыктымы? «Гомерем буе гел ялгышып кына яшәрмен микәнни инде?» дигән уйлар аның күңелен кисеп узды. Кабина тәрәзәсеннән аны күзәтеп утыручы оператор хатынның, янына килеп, «Сезгә начармы әллә?» дигән сүзеннән соң, башын күтәреп:
– Юк, барысы да әйбәт! – дип, урыныннан торды, кызарган күзләрен кулъяулыгы белән сөртеп, салмак адымнар белән урамга чыкты. Аяклары атласа да, уйлары әле һаман Адел белән булган сөйләшүдә иде.
* * *- 👍 6
- ❤️ 3
- 🤔 2
-
3189
Җиремнең чәчәкләре (роман)
Показать ещё
Гыйлемхан ДӘҮЛӘТШИН
36.
Аның артыннан йөгереп йөргән Светлана аңа алга таба тормышта урынын табар өчен кирәк иде. Кызганычка каршы, аның бу планын тормышка ашырганда, кайбер нәрсәләрне уйлап бетермәгәнен һәм үзенең дә әле әзер булмавын аңламады. Барысын да җиңелчә генә уйлады һәм, ике юл чатында калгач кына, артына борылып карады.…Җиремнең чәчәкләре (роман)
Гыйлемхан ДӘҮЛӘТШИН
36.
Аның артыннан йөгереп йөргән Светлана аңа алга таба тормышта урынын табар өчен кирәк иде. Кызганычка каршы, аның бу планын тормышка ашырганда, кайбер нәрсәләрне уйлап бетермәгәнен һәм үзенең дә әле әзер булмавын аңламады. Барысын да җиңелчә генә уйлады һәм, ике юл чатында калгач кына, артына борылып карады. Үткән юлында бушлык иде. Тормышта артыңда такыр, нык юл булмаганда, алга атлау саз изү белән бер! Ә ул тормыш юлыннан атлауга бик җиңел карады. Менә шушы минутларда гына үзе хаталарын аңларга тырышты: «Кеше бәхетенә өлешкә кереп бәхетле булып булмый икән шул. Кылган начарлыкларым өчен мине беркем дә гафу итмәс. Ләкин, Ходаем, алар миңа тормышымны яңадан башларга ризалык бирсеннәр иде! Ишетәсеңме мине, бер Аллам?!»
Икенче көнне Мансур, сорау алырга чакыргач, Русланның йөзендә зур үзгәрешләр күрде. Ул, үзен биеккә куеп, үзеннән ким кешеләргә каланчадан караган кебек карамый иде инде. «Кикриге шиңгән. Күрәсең, үзенең нинди хәлдә икәнен дә, ялгышы-хатасын да аңлагандыр», – дип уйлады Мансур. Ул аны каршына утыртып, сорауларын бирә башлады.
– Уйлап бетердеңме инде? Хәзер гаебеңне таныйсыңмы? – дип, беренче соравын бирде Мансур кырыс кына, аның кырынмау сәбәпле тагын да талчыккан йөзенә карап.
– Әйе, күп уйладым мин бу төнне. Күп нәрсәне аңладым да бугай. Мин гаепле! Мөмкин булса, мин сезгә бөтен үткәнемне сөйләр идем. Шуннан протоколыгыз өчен кирәклеләрен язарсыз.
– Мин риза! – Мансур, кулына протокол кәгазе алып, язарга әзерләнде. – Бәлки, тартырга телисездер? – Ул, өстәл тартмасыннан тәмәке чыгарып, Русланга сузды.
– Юк, рәхмәт! Минем беркайчан да тартканым булмады. Әгәр мөмкин булса, бер стакан су бирегез әле, эчем яна.
Мансур аңа графиннан су агызып бирде. Ул, йотлыга-йотлыга, биргән суны эчеп бетерде. Аннан мәктәп елларыннан алып бүгенге көнгә хәтле булган тормышын сөйләде. Сөйләгәндә, Руслан әзрәк кенә каушады. Ул, башын боргалап, күзләре белән нәрсәдер эзләгән кебек, йә бер ноктага тукталды, йә, икенче бер җиргә карап, җиңелчә генә уйга калды. Кайбер очракларны сөйләве аңа бик авыр иде, ахры. Андый вакытларда ул, сүзеннән тукталып, башын аска иеп, аяк очына карады. Ләкин бер-ике минуттан соң сөйләвен дәвам итте. Мансур аны бер сорау белән дә бүлмәде. Тормышындагы авыр минутларын сөйләве ялгышларын аңлавын күрсәтә иде. «Әгәр кеше үз ялгышларын аңласа, ул инде аны икенче мәртәбә кабатларга тырышмаячак, – дип уйлады Мансур. – Нык гаиләдә үскән, әгәр үз-үзен вакытында күрә белгән булса, нинди матур тормышта яшәр иде! Ләкин аның аңларга сәләте булмаган. Гаиләдә иркә малай булуы, иптәшләре арасында һәрьяктан макталуы һәм кызларның аның артыннан йөгереп йөрүләре мин-минлеген үстереп, җиңел тормышка этәргән. Тормышта җиңел генә рәхәтлекне татыган кеше, һәрвакыт шул җиңеллекне эзләп, каршына килгән авырлыкларны урап узып котылмакчы була. Ләкин уралмалы юл үзенең озынлыгы белән барыбер икенче төрле шундый ук авырлыкларын сала, һәм күпләр, ул авырлыкларны үтәргә көч таба алмыйча, үзләренең көчсезлекләрен нәрсәгә дә булса сылтап, үз-үзләрен югалталар шул», – дип уйлады Мансур, Русланның үткән тормышын күз алдыннан уздырып.
Сүзенең ахырында Руслан, арыган йөзен Мансурга күтәреп:
– Сез миңа Светлана белән күрешергә рөхсәт итсәгез иде. Мин аңардан, ялгышуымны аңлатып, гафу үтенер идем. Әгәр мине аңлап гафу итсә, язган гаризасын да кире алыр. Ул аңлы хатын, киләчәктә, кызыбыз үскәч, аның әтисе төрмәдә утырган кеше булып калмасын иде.
– Әгәр ул теләсә, иртәгә сез күрешерсез, – диде Мансур, аңа үзенең протокол кәгазен сузып. – Укып чык һәм кулыңны куй! – Ул аңа карандашы белән куясы урыннарны күрсәтеп бирде.
Светлана очрашуга бармады. Аның кабаттан яшьлегенең ачы хатирәләрен искә төшерәсе килми иде. Русланга күпме генә ачулы булса да, аңа каты бәреләсе итмәде. Ни әйтсәң дә, ул – аның кызының әтисе. «Мансурның сүзләренә караганда, ул кылган ялгышлары өчен чын күңеленнән үкенә. Хәзер инде узган вакытларны кире кайтарып булмый. Ә менә аның күңеле чиста булса, тормышын өр-яңадан- ❤️ 6
- 👍 3
-
43220
күзләрен йомды. Аны, бәләкәй баланы кочып күтәргән кебек, каядыр алып баралар. Менә су чупылдады, һәм аның ялангач кайнар тәненә су тамчылары коелды. Әле ул, ни булганын аңлап та өлгерә алмыйча, Николайның кочагында суга күмелде. Аның кисәк кенә коенган судан бөтен тәне чирканып куйды, һәм ул, куркуданмы, тагын да чытырдатып, аяклары белән ирнең биленнән коч…
Показать ещёкүзләрен йомды. Аны, бәләкәй баланы кочып күтәргән кебек, каядыр алып баралар. Менә су чупылдады, һәм аның ялангач кайнар тәненә су тамчылары коелды. Әле ул, ни булганын аңлап та өлгерә алмыйча, Николайның кочагында суга күмелде. Аның кисәк кенә коенган судан бөтен тәне чирканып куйды, һәм ул, куркуданмы, тагын да чытырдатып, аяклары белән ирнең биленнән кочып, бөтен гәүдәсе белән аңа сыланды һәм беләкләре белән муенына ябышты.
Алар өйләренә җыенганда, инде караңгы төшә башлап, черкиләр тагын да котырып, туй итәләр иде. Юлда кайтканда, берни дә сөйләшмәделәр. Фирүзә арткы утыргычта, кулларына Николай өзеп биргән төнбоек чәчәкләрен тотып, утырган килеш йокымсырап кайтты. Ара-тирә юл сикертмәләрендә генә күзләрен ачып карады.
Николайны бу тыныч кайту ардырды, ахры. Олы юлдан авылларына борылганда, ул машинасын туктатты. Машина туктауга, Фирүзә, башын күтәреп, тәрәзәдән үзләренең кайда икәнлекләрен карады.
– Нигә туктадың? Әле кайтып җитмәгәнбез бит.
– Фирүзә! Мин болай тын гына кайта алмыйм. Син, бәлки, арыгансыңдыр. Ләкин инде юл буе йоклап кайттың. Минем синең тавышыңны ишетәсем, бүген булып узган минутлар турында сөйләшәсе килә. Син миңа ошыйсың! Мин сине яратам дип уйлыйм. Бу булып узган минутларны мин инде күптән көттем. Минем уйлавымча, син дә миңа битараф түгел. Әгәр каршы килмәсәң, мин сиңа өйләнер идем! – Николай, Фирүзәнең кулларыннан алмакчы булып, аңа сузылды.
Фирүзә, кулларын тартып алып, киресенчә, бәләкәй генә учлары белән аның көрәктәй кулларын үзенә алды.
– Николай, син дөрес әйтәсең, мин сиңа тыныч кына карый алмыйм, ошыйсың син миңа! Ләкин мин сине үземә корбан итә алмыйм һәм шул ук вакытта үземне дә сиңа корбан итмим! Минем дәрәҗәм, кешеләрнең мине ихтирам итеп буйсынулары синең күңелеңдә миңа карата җылы хисләр уяткан. Ләкин әле бу ярату түгел! Ярату ул – икенче нәрсә! Ә бүгенге булып узган мизгелләр өчен мин синнән гафу үтенәм! Әйе, бүген мин үземнең тойгыларымны авызлыклый алмадым. Шулай да булып узган мизгелләр өчен мин сиңа мең рәхмәтле! Без синең белән дуслар булып калырбыз. Бу сүзләр икенче мәртәбә кабатланмастыр дип уйлыйм. Хәзер – эш турында. Иртәгә Казанга чыгып китәсең. Анда, энергетика институтына кереп, белгечләр табарга кирәк. Безнең бу урман елгасы белән Макар тавының чишмәләреннән җыелган су күпме энергия бирә ала икән? Элекке заманнарда анда су тегермәне торган. Димәк, күпме генә булса да, без энергия алачакбыз. Тагын бер нәрсә: без, физиканы укыганда, анда гидро таран дигән су насосын үткән идек. Аңа бернинди дә электр тогы кирәкми, үзенә өстән төшкән су гына кирәк. Тауның югары чишмәләренә куярбыз да, утырсын шунда шакылдап. Яшелчәләргә су булыр.
Николай бераз сүзсез аңа карап торды да, бер сүз дә әйтмичә, машинасын кайтыр юлга таба кузгалтты.
...Фирүзә бу вакыйганы бик еш исенә төшерә һәм аның йөрәге ачынып сулкылдый. «Йә Ходаем, кичер мине! Мин дә бит яшьлеге узып баручы хатын-кыз! Минем дә әз генә булса да андый минутларга хакым бардыр бит инде. Йә Ходаем, тагын бер кат сорыйм синнән, бу гөнаһларым өчен кичер мине!»
* * *
Руслан, изоляторга эләккәч, тәмам пошаманга төште. Әгәр аны хәзер утыртып куйсалар нишләр ул? Утыртып та куярлар. Теге тикшерүче егет төшеп калганнардан түгел. Ул, аның гаебен исбатлар өчен, бөтен документларны табар һәм суд каршына куяр. «Иртәгә ул мине сорау алырга чакыргач, барысын да сөйләп бирергә кирәк. Бөтен тормышны сөйләргә. Бәлки, ул егет мине аңлар һәм кызганыр. Эшне еракка җибәрмәс» дигән уй күңелен юатып җибәрде. Ул шул минутта гына алдагы тормышы кыл өстендә калганын аңлады. Ә ничек әйбәт башланган иде аның яшьлеге. Мәктәп елларында үз елгылары арасында беренче егет булды. Бөтен кызлар аңа гашыйк, ә ул алар арасыннан иң чибәрен, аңа иң кулаен гына сайлады. Муенына асылынганнарны беркайчан да кире какмады һәм, үзенең егетлеген күрсәтеп, аларга, бер мизгелгә генә булса да, сөю назы бүләк итте.
(Дәвамы бар.)- ❤️ 15
- 👍 5
-
38614
тора. Шуңа күрә хуҗасы аны Фирүзәгә бушлай дип әйтерлек алып китәргә рөхсәт итте. Аннан соң хуҗа кеше көнбагыштан май чыгару технологиясе белән таныштырды. Көнбагышны үстерү генә түгел, аны җыеп алып саклый белергә дә кирәк икән. Моның өчен бүгенге көндә яңа киптерү агрегаты көйләргә кирәк булачак. Ә аңа иртәгә үк тотыну зарур икәнен Фирүзә күңеленә ныгытып …
Показать ещётора. Шуңа күрә хуҗасы аны Фирүзәгә бушлай дип әйтерлек алып китәргә рөхсәт итте. Аннан соң хуҗа кеше көнбагыштан май чыгару технологиясе белән таныштырды. Көнбагышны үстерү генә түгел, аны җыеп алып саклый белергә дә кирәк икән. Моның өчен бүгенге көндә яңа киптерү агрегаты көйләргә кирәк булачак. Ә аңа иртәгә үк тотыну зарур икәнен Фирүзә күңеленә ныгытып куйды.
– Николай, без бу агрегатларның барысын да җибәрсәк, безнең эшләгән акчалар электр энергиясенә түләр өчен генә китәрме икән? – дип сөйләнеп куйды Фирүзә, уйга батып.
– Фирүзә Борһановна, нигә алай дисез? Нигә әле без шул электрга гына бәйләнеп калабыз? Беләсезме, мин малай чагында совхозның үзенең су электр станциясе бар иде. Ул станция утызынчы елларда төзелгән булган, – дип сөйләп китте Николай, әкрен генә урамдагы казларны, машина тәгәрмәченә керергә йөгергән тавык-чебешләрне таптамаска тырышып, бөтен карашын юлга биреп. – Телисезме, мин хәзер сезне элек станция булган җиргә алып барып күрсәтәм.
Алар, авылны чыккач, аңа терәлеп үк торган әрәмәлеккә юл тоттылар. Әрәмәлек эченнән узган тар юл хәйран гына тапталган. «Бу юлдан кешеләр бик еш йөриләр, ахры», – дип уйлап куйды Фирүзә, сирәк кенә очраган яланнарга сокланып. Нинди генә чәчәкләр күренми анда! Ул аларның исемнәрен дә белми. Бер уйлаганда, аңа кирәк түгел. Алар аның күңеленә гүзәллек, күзләренә ял биреп, борынын кытыклап, бөтен тәненә җиңеллек өстиләр. Сазлык, су, болын буйларында үсә торган чәчәкләрнең хуш исләренә ул исереп барды. Озакламый алар тигез ярлы елга буена килеп чыктылар. Елганың бу урынында буа ясаганнар. Су өсте, һәрвакыт тыныч торгангамы, төнбоеклар белән капланган. Кайбер урыннарда төнбоекларның киң яфракларында су бакалары кәпрәеп утыра һәм аларга кунган күбәләкләрне, чебен-черкиләрне иркенләп кенә аулыйлар иде. Урыны-урыны белән яр буен гөлҗимеш куаклары чорнап алган. Алардан чук-чук булып асылынган гөлҗимешләр, алсуланып, су буена аерым бер ямь өсти. Шушы матурлыкны күзләрегез генә тоймасын дигәндәй, елга суы элек станция булган урында зур шарлама ясап, челтерәп утыра. Аның бетон балкаларга төшеп, тирә-якка чәчрәгән тамчылары энҗе кебек җемелди. Яр кырыйларындагы вак таллар арасында үскән кара бөрлегән үзенең эре бөртекле челемнәре белән авыздан сулар китерә. Фирүзәнең бу кара бөрлегәннең бөтен яланны тутырып үсүен беренче мәртәбә күрүе иде. «Табигать нинди гүзәл, бай инде», – дип уйлап куйды ул. Аны аңларга һәм күрә генә белергә кирәк шул! Аны бу күңел исерегеннән иңнәреннән кочып алган Николайның кайнар сулышы айнытып җибәрде.
– Сезне, Фирүзә Борһановна, Мишә буйлары үзенә әсир итеп, безнең нигә монда килгәнебезне дә оныттырды, ахры. Ә минем шушы табигать кочагында сезнең белән икебезнең генә булуы бөтен күңелемне, сезгә булган хисләремне шушы ургылып аккан сулар кебек ташыта! – дип, Николай Фирүзәне әкрен генә күкрәгенә кысты.
– Нишлисең син, Николай? Акылдан шашасыңмы әллә?! Мин бит сиңа кызлар түгел, ә ирле һәм балалы хатын. – Фирүзә җиңелчә генә Николайның кочагыннан чыкмакчы булып боргаланып куйды. Ул бу сүзләрне әйтелергә тиешле булганга күрә генә әйтте. Ә күңелендә үзе аңлап бетермәслек тойгылар уянды. Менә ул аның кочагында кайнар сулышын тоя. Күптәннән Николайга карата уянган бу хисләр, шушы минутта аның бөтен тәнен кайнарлап, шашып чыгарга әзер иде инде. Аңа бу мизгелдә бөтен тирә-як ак томанга әйләнеп калды. Николайның аңа нидер пышылдавы һәм үзенең муеннарында, ачыла башлаган күкрәкләрендә аның кайнар иреннәрен тою, аңын юдырып, бөтен күңеле белән очып баручы болытларга илткән кебек булды. Ул бу ләззәтле рәхәтлектән ап-ак ромашкалар арасында, Николайның киң кочагында уянып китте. Фирүзә, бу рәхәтлекне югалтасы килмичә, Николайның муеныннан кочып, аның иреннәренә үрелде. Ул аларны йотардай булып шашып үбә башлады. Аңа рәхәт иде. Инде ничә еллар элек беренче мәртәбә Макар тавында шундый рәхәтлекне тойганнан соң, кабат бу хисләрне кичергәне юк иде әле. Николай, көчкә аның иреннәреннән арынып, кабат бөтен җирләрен үбә башлады. Фирүзә тагын, бу рәхәтлекне күтәрә алмыйча,- 👍 8
- ❤️ 6
-
40215
– Асия апа, мин белә-белгәннән бирле икегез дә шушы эштә эшлисез бит инде. Ничек инде сезне Мансур кавыштырды? – дип сорап куйды Фирүзә, Мансур исемен ишетеп. «Ничек әле ул, үз бәхетен таба алмыйча, кешегә бәхетен табарга ярдәм итә», – дип уйлады күңеленнән кызыксынып.
Показать ещё
– Менә шулай инде! Күңел күзебезне ачып, йөрәкләребездә яшеренеп яткан очкыннарга, үзенең…– Асия апа, мин белә-белгәннән бирле икегез дә шушы эштә эшлисез бит инде. Ничек инде сезне Мансур кавыштырды? – дип сорап куйды Фирүзә, Мансур исемен ишетеп. «Ничек әле ул, үз бәхетен таба алмыйча, кешегә бәхетен табарга ярдәм итә», – дип уйлады күңеленнән кызыксынып.
– Менә шулай инде! Күңел күзебезне ачып, йөрәкләребездә яшеренеп яткан очкыннарга, үзенең яшьлегендә булып узган хаталарының хисләре белән өреп, Сергей белән икебездә ялкын кабызды. Без бик бәхетле һәм аңа мең рәхмәтле! – диде Асия, Сергейның иңнәреннән кочып.
«Әйе шул, – дип уйлап куйды Фирүзә, – бәхетең яныңнан йөри, син аны күрмисең. Йә сизеп тә аңа үрелергә ихтыяр көчең җитми, һәм син һаман нидер көтәсең. Ә менә яшьлегендә булып узган вакыйгаларны Мансур ялгышлык дип атый микәнни?» Бу уйлар аның йөрәген чеметтереп алды. Шуның өченме ул, тиз генә бу уйларын ераккарак куарга тырышып, сүзен икенчегә борырга уйлады.
– Асия, син беләсең инде, безнең агрофирмада күп сөтле сыерлар өчен комплекс төзеләчәк. Аларны гади сыерлар кебек кенә ашатып булмаячак. Яхшы сыйфатлы азыклар белән беррәттән, кирәкле бөтен элементларны да бирергә кирәк. Ә аны без фураж белән бутап кына кертә алабыз. Моның өчен безгә кайчандыр колхозга кайткан ОКЦ-20 агрегатын җибәрергә кирәк. Бездә ул агрегатның бөтен җайланмалары бар икән, ә менә корпусы юк. Аны кайчандыр бер хуҗалыкта төзегән булганнар, ә син белмисеңме? – дип сорады Фирүзә, монда нәрсәгә кергәне исенә төшкәненә куанып.
– Әйе, күп еллар элек алып кайтканнар иде. Аның беркемгә дә кирәге булмады, һәм ул әйберләр шунда ята бирделәр. Шундый ук агрегатларны безнең районда өч хуҗалыкка бирделәр. Ләкин аны бер совхоз гына урнаштырды. Ә хәзер эшлиме-юкмы икәнен әйтә алмыйм. Әгәр эшләмәсә, әле ул анда таркалмагандыр. Барып сөйләшеп кайтыгыз! – Асия як-ягына каранып куйды. Ул әллә директорына боерык бирүенә шикләнде, әллә инде оялып куйдымы, күзләре керфекләре астына качты.
– Ярар, чәең өчен рәхмәт! Биш минут булса да ял иттем. Урып җыю чорына әзерлегең күренеп тора. Зур бәхет телим үзегезгә! – дип, Фирүзә, чынаяктагы чәен эчеп бетереп, урыныннан торды.
Урамга чыккач, аның беренче уе Николай белән совхозга барып кайту булды. Икенче көнне иртәнге киңәшмәдән соң Фирүзә, Николайны чакырып алып, көндезге аштан соң совхозга барачакларын әйтте.
– Минем машинам нигәдер юньләп эшләми, синеке белән барырбыз. Машинаңны әйбәтләп ю, бер тузан да калмасын!
– Була ул, Фирүзә Борһановна! Сезнең белән мин үләргә барырга да риза. Мин совхозда үстем. Анда әбиләрем яшәде, – диде Николай, шатлыгыннан авызын ерып. Ул шулай елмайганда, аның кырыс йөзендә мөлаемлык уяна иде. Бөтенләй икенче кеше дип уйларсың. Шул сөйкемлелеге белән ул, кешенең күңеленә үтеп кереп, үзенә карата синең күңелеңдә ягымлылык уята.
Фирүзә секунд эчендә аның карашыннан югалып калгандай булды. Күңеленнән ниндидер дулкынлану узды. Ул, аны сиздермәс өчен, карашын тиз генә икенче якка борды.
– Онытма! – Фирүзә кулына нәрәд журналын алып, аннан нидер эзләргә тотынды. Күзләре белән эзләсә дә, күңеленнән Николай белән барачак юл турында уйлады.
Менә ул бүген аның белән икәү генә машинада, аның баһадир гәүдәсенә, кояшта кара-кучкыл булып каралган, бөтен тәнен аркылы-буйлы бүлтәеп баскан мускулларының руль артында ничек уйнаганнарын сокланып карап барачак. Бик көчле ирдер бу?! Шундый уйлар Фирүзәнең күңелен һәрчак үзенә тарта иде. Юк, бу мәхәббәт түгеллеген ул аңлый, Николай аны тылсымлы рәвештә, үзе хатын-кыз буларак кызыксындыра иде.
Совхозга килгәч, Николай ул агрегатны бик тиз тапты. Чынлап та, аны кайчандыр җыеп куйганнар да бер мәртәбә дә эшләтеп карамаганнар. Аны тузан басып, складның түбә шиферлары ватылып, яңгыр үтеп тору аркасында, күп кенә җирләре күгәрә башлаган. Әле шулай да аны күчереп җыеп, эшләтеп җибәрерлек иде. Хәзерге көндә совхоз инде таралып, бүленеп бетүе аркасында, аның чын хуҗасын табу авыррак булды. Хуҗасын эзләп күп вакыт уздырсалар да, Фирүзә моңа шатланды гына. Ул агрегатның электр әйберләрен сүтеп бетергәннәр һәм бүгенге көндә складта урын гына биләп- 👍 10
- ❤️ 5
-
44517
Җиремнең чәчәкләре (роман)
Показать ещё
Гыйлемхан ДӘҮЛӘТШИН
35.
Беркөнне, ындыр табагында агрегатларның урып- җыю чорына әзерлеген тикшереп йөргәндә, аның күзе склад эчендәге тартмаларга төште. Аларның күбесе инде таркалып ишелгән. Эчендәге каты кәгазьдән ясалган тартмасы төзек булып, аннан майга буялган тимер-томырлары бернинди күгәрексез яталар иде. Фирүзә башын күтәре…Җиремнең чәчәкләре (роман)
Гыйлемхан ДӘҮЛӘТШИН
35.
Беркөнне, ындыр табагында агрегатларның урып- җыю чорына әзерлеген тикшереп йөргәндә, аның күзе склад эчендәге тартмаларга төште. Аларның күбесе инде таркалып ишелгән. Эчендәге каты кәгазьдән ясалган тартмасы төзек булып, аннан майга буялган тимер-томырлары бернинди күгәрексез яталар иде. Фирүзә башын күтәреп складлар буйлап аны озата баручы ындыр табагы механигы Сергейдан боларның нинди агрегатлар икәнлеген белеште. Сергей төгәл генә җавап бирә алмады. Ул инде бу складларда күпме йөрсә дә, әйтерсең монда булмаган, әллә күреп тә игътибар итмәгәнме? Аның ул тимер-томырларны беренче күрүе иде. «Мин күрмәгән күпме байлык бар икән әле, иртәгә үк баш бухгалтерга әйтеп, агрофирма буенча ревизия уздырырга кирәк», – дип уйлап куйды Фирүзә.
– Белмәсәң белешик әле, нәрсәгә яраклы әйберләр булуы мөмкин аларның?
Сергей, тиз генә бер төзек тартманың язуын укып:
– Элек, сиксәненче елларда, безнең колхозга катнаш азык ясый торган ОКЦ-20 агрегаты алганнар иде. Алар менә шундый тартмаларда кайтты. Ә төп агрегаты, аны алып кайтырлык машина булмау сәбәпле, вакытында кайтып җитмәде. Дөресен генә әйткәндә, аның беркемгә дә кирәге булмады. Чөнки ул заманнарда бар нәрсә дә районнан бүленеп бирелде. Аны районда кайсыдыр колхозда урнаштырдылар, ләкин ул эшләмәде, диделәр. Кайсы колхозда икәнен мин инде оныттым, ә бәлки, Асия хәтерлидер.
Эшләрен бетереп кире әйләнеп килгәндә, элекке вакытларда каравылчы өе булган, хәзер Сергей үз кулы белән тышкы яктан матур итеп тышлаган һәм, эчке ягын урталай бүлеп, Асиясенә эш бүлмәсе ясаган өйнең баскычында аларны Асия каршы алды. Аның итәгенә ябышып, кыска гына ыштан кигән, кара-кучкыл булып кояшта кызарган өч-дүрт яшьлек малай зур зәңгәр күзләре белән аларны күзәтә иде.
– Исәнме, Фирүзә! Мин сезнең киләсегезне белмәдем дә. Гафу итегез инде, каршы ала алмадым. Сергей барысын да күрсәткәндер. Безнең икебезгә бер эш инде бу ындыр табагы. Болай барысы да әзер, икмәк кенә булсын! Бөртегенә тикле югалтмыйча урнаштырырбыз! Сез анда йөргәндә, менә без Егор белән чәй кайнатып куйдык. Көн кызу, бер чынаяк булса да чәй эчеп китегез инде! – дип, ул аларны өйгә керергә кыстады.
Чынлап та көн кызу. Иртән әллә кайчан эчелгән чәй, инде тир белән чыгып бетеп, яңадан сусаткан иде. Шуңа күрә дә Фирүзә кыстатырга уйламады да, чип-чиста итеп юылган тупсага аяк киемен салып, эчкә узды. Өй эче шаккатарлык чиста, пөхтә, матур итеп җыештырылган. Түрдә тәрәзә каршына бәләкәйрәк кенә өстәл куелып, анда электр самавыры кайнап утыра. Өстәлнең бер почмагына савытны тутырып кәнфит, прәннек һәм яңа кайнатылган җиләк кайнатмасы куелган. «Менә гаилә нишләтә кешене! Икесе дә бер уйда булганда, бер-берсен аңлаганда, кешенең яшәеше, аның кем булуына да карамыйча, бәхеткә үрелә»,– дип уйлап куйды Фирүзә, аларның бер-берләренә елмаеп кына карап торуларына сокланып.
– Сезнең монда гел өегездәге шикелле, биредә генә яшәгән кебек! Мин монда бик күптән булган идем. Ул вакытта бу каравыл өе ташландык хәлдә иде. Ә менә хәзер җан керткәнсез! Эштә дә бөтен гаиләгез белән! – дип, Фирүзә юынгычтан учларына салкынча су алып, битенә сибеп алды. Бөтен тәненә салкынча рәхәтлек йөгерде. Аннан, әкрен генә килеп, Асия куйган урындыкка утырды.
– Әйе инде! Безнең эшебез гаилә тормышыбыздан аерылмый. Элекке вакытларда мин, берүзем генә булганда, эшне эш дип кенә белдем. Ә менә хәзер безнең эшебез икебезгә дә шатлык та, кайгы да! Рәхмәт инде Мансурга! Ул безнең күзне ачып кавыштырмаган булса, әле һаман да этле-мәчеле икебез ике яктан йөрер идек, – дип, Асия Фирүзәгә булары чыгып торган чынаяк сузды. Бөтен өйне тутырып, чәчәкләрдән җыелган чәй исе таралды. Ул ис, тамак төпләрен кытыклап, тагын да сусауны арттырып җибәрде. – Син үлән чәен яратасыңмы икән, белмим, әмма файдасы күп. Без монда шундый чәчәк чәе генә эчәбез, – дип әйтеп куйды Асия, өстәлдәге кәнфитләрне Фирүзәгә якынрак этәреп.- 👍 11
- ❤️ 6
-
48423
– Әйе, әни! Бүген башлап куйдык. Чыгышы әйбәт булыр, бер өч потлап бирергә тиеш. Әни, беләсеңме нәрсә, без быел көнбагыш чәчтек. Хәзер чәчәктә, сары урман булып утыра. Быел шул көнбагыштан сыек май чыгарачакбыз. Аның өчен бүгенге көндә яңа цех төзелә. Анда яңа җиһазлар куеп, яшелчәне дә шунда эшкәртәчәкбез. Икесе дә сезонлы эшләр. Бер үк бригада эшли алачак.…
Показать ещё– Әйе, әни! Бүген башлап куйдык. Чыгышы әйбәт булыр, бер өч потлап бирергә тиеш. Әни, беләсеңме нәрсә, без быел көнбагыш чәчтек. Хәзер чәчәктә, сары урман булып утыра. Быел шул көнбагыштан сыек май чыгарачакбыз. Аның өчен бүгенге көндә яңа цех төзелә. Анда яңа җиһазлар куеп, яшелчәне дә шунда эшкәртәчәкбез. Икесе дә сезонлы эшләр. Бер үк бригада эшли алачак. Менә шундый хәлләр! Иртәгә миңа Авыл хуҗалыгы министрлыгына барырга кирәк. Алар җибәргән ферма төзелеше проектларын һәм производство технологиясен әзрәк үзгәртергә иде. Алар ике савым залы планлаштырганнар. Минемчә, савымны өч сменага көйләсәң, берәү дә җитә. Чөнки сыерларга савылырга үз вакытларын билгеләсәң, алар аңа күнегә. Аннан соң, сыерларны җәй көне көтмәгәндә, торакларның стеналарын сүтеп куярга иде. Алар тагын азык кухнясы керткәннәр. Хәзерге техника заманында, минемчә, аның кирәге юк. Ә менә катнаш азык цехы кирәк, ләкин без аны үзебез ясаячакбыз, алайса, болай да инде күпме акча тотылачак! – дип сөйләде ул акрын гына, алдына куйган ризыкларны ашыкмый гына ашап. – Әни, мин бүген кибеттә Нәфисә янында булдым. Аның югалган, сөйгән егете кайткан. Үзе генә түгел, кызы белән. Тегендә өйләнгән булган. Хатыны үлгәч, монда кайткан. Алар кибеткә кергәч, Нәфисә аны кочаклап ала һәм шул вакытта аның кызы Нәфисәдән, син минем әнием буласыңмы, минем әнием юк, ул үлде, ди. Нәфисә аптырап китә. Аның мөлдерәп торган күзләрен күргәч, каршы сүз әйтә алмый. Иң кызыгы шул: Нәфисә соңгы вакытта Мансур белән очрашкан, «ләкин без бер-беребезне ярата алмадык, ул башканы ярата, ә мин Фаилемне генә яратканымны аңладым» ди.
– Шулай итеп Мансурыңны да югалтырсың әле.
– Нишлим соң инде, әни? Аның каршына барып тезләнимме? Әллә ул бөтенләй башканы яратадыр. Әллә күңеле белән яратып, йөрәге белән миннән чирканадыр. Әни, аннан соң, мин бит әле, начармы-яхшымы, ир хатыны. Баламның таныклыгында аның атасының хатыны, – диде Фирүзә әкрен генә, аларны тыңлап торучы булса ишетмәсен дигәндәй.
– Шулай инде, бернишләп тә булмый. Ходаебызның үзенә тапшырабыз инде. Вакыт соң, әйдә, кызым, йокларга вакыт. Иртәгә иртүк тагын чыгып йөгерәсең!
Фирүзә яткач та тиз генә йоклап китә алмады. Аның колак төбендә әнисенең «Мансурыңны да югалтырсың әле» дигән сүзләре яңгырап торды. «Их, әни! Нишлим соң? Миңа Мансурдан кала беркем дә кирәк түгел. Икенче яктан, бүгенге көндә мин чынлап та ир хатыны бит әле. Әгәр дә мин, Наил белән күзгә-күз карашып аерылышмыйча, икенче кешегә кияүгә чыксам, миңа халык ни әйтер?! Кем мин алар каршында?! Мин аларны үземә ничек ышандыра алам?! Юк, әни! Йөрәгем ярсыса да, күңелем Мансурны ямансулап әрнесә дә, миңа Наил кайтканчы түзәргә һәм тойгыларымны йөгәнләргә туры киләчәк! Ләкин нишләргә соң? Нишләргә?! Яшь гомер узып бара бит». Ул, бөтен өйне яңгыратып кычкырып җибәрмәс өчен, өстенә ябылган юрганына чытырдатып ябышып, авызын каплады. Көннәр буе ирләр, бәхетләре йөзләренә чыккан хатын-кызлар арасында йөреп, аларны эшкә кушып, зарларын тыңлап, үзен бәхетлегә санап йөрсә дә, аның да башка хатын-кызлар кебек назланасы, бөтен авырлыкларны онытып, ир кочагында йокыга китәсе килә. Кайчакта Мансурына, иренә тугрылыклы булырга тырышуына төкереп, буш вакытларын үзенә гашыйк булган Николай белән уздырасы килә. Аның белән җиңел дә, күңелле дә! Ләкин ул аны яратмый! Яратмагач, нигә аны ымсындырырга? Булып узган вакыйганы онытырга һәм ничек кенә булса да кабатламаска кирәк дип күңеленә беркетеп куйды.
(Дәвамы бар.)- ❤️ 15
- 👍 8
-
46313
куелган каен тумраннарына килеп утырды.
Показать ещё
– Фирүзә, мин үзем дә ышанмыйм инде аңа. Ләкин ничектер күңелне кытыклый. Аек баштан мин бу тавышны кузгата да алмаган булыр идем, шулай туры килде инде. Бүген иртә белән эшкә иртәрәк барган идем, чөнки без бүген беренчеләр булып арыш егарга чыгарга тиеш идек. Бу турыда кичтән үк ярдәмче иптәшемә дә әйтеп куйдым. Иртә…куелган каен тумраннарына килеп утырды.
– Фирүзә, мин үзем дә ышанмыйм инде аңа. Ләкин ничектер күңелне кытыклый. Аек баштан мин бу тавышны кузгата да алмаган булыр идем, шулай туры килде инде. Бүген иртә белән эшкә иртәрәк барган идем, чөнки без бүген беренчеләр булып арыш егарга чыгарга тиеш идек. Бу турыда кичтән үк ярдәмче иптәшемә дә әйтеп куйдым. Иртә белән бик иртә килдем дә кайбер тәмамлыйсы эшләргә тотындым. Бер җирендә комбайнның астына кереп эләктерәсе әйберне өстән кемгә булса да тотып торырга кирәк. Әле, артык иртә булганга, остаханәдә эт тә юк, ярдәмче дә күренми. Чыкты ачуым, азапланып беттем берүзем. Басуга чыгар вакыт җиткәч, минем ярдәмчем килә. Үзе айнып та җитмәгән. Комбайн да әзер түгел. Минем кабат ачу кабарды, һәм мин аңа: «Төне буе хатының белән эчеп чыгасыз да, иртән эшкә соңга каласың!» – дигән идем, ул миңа: «Минем хатын минем белән аракы эчә, ә синеке – завферма белән, шуның аркасында алдынгылар рәтендә йөреп, ай саен премия ала!» – ди. Минем кабарган ачуга шул җитә калды. Кибетченең өенә кереп, өч шешә аракы алдым да, хатынны каршыга утыртып, аракы салып бирдем. Аннан тагын, тагын, инде үзем исереп җиткәч, аннан сорау ала башладым. Менә шулай тавыш чыгарып, эшкә дә бармадым, Галиянең дә йөрәгенә төштем. «Кеше сүзе кеше үтерә» дип белми әйтмиләр шул инде. Ярый әле безгә килгәнсең, рәхмәт инде! Алайса, һаман бер нәрсәне чәйнәп утырыр идем. Хәзер инде аңым ачылды. Галиядән дә, сездән дә гафу үтенәм, башка болай дураклыкка бирелмәм! – диде Салих, Фирүзәнең каршына басып. Аның ачулы йөзе хәзер инде тынычланып калган иде. – Син, Фирүзә, мине, зинһар өчен, гафу ит инде, эшкә чыкмаган өчен. Моннан соң беркайчан да алай эшләмәм. Әле, караңгы төшкәнче, ике сәгатьтән артык вакыт бар, барып эшне башлап куям әле, – дип, эш киемнәрен киенеп эшкә җыена башлады.
– Әйдә, алайса, паркка тикле илтеп куям үзеңне, – диде аңа каршы Фирүзә. Ул, Салихны паркка илтеп куйгач, басуга пар җирләрен карап кайтырга чыгып китте. Парга алар чәчү әйләнеше буенча күпме җир калырга тиеш, шул күләмдә калдыралар. Әнә алар саргаеп килгән иген басулары арасында ерактан кап-кара булып яталар. Фирүзә аларның барысын да карап чыкты. «Барысы да чиста һәм тигез эшкәртеп куелганнар. Бер чүп әсәре дә күренми. Ярар, ятыгыз, озакламый куеннарыгызга орлыклар алып, яшәреп китәрсез», – диде ул, алар белән сөйләшкән кебек.
Алда – көнбагыш басуы. Басу, каен посадкасыннан башланып, урман, агачлар белән әйләндереп алган ерганаклар арасына урнашкан. Ерактан ул үзе бер сары күлне хәтерләтә. Олы башлы көнбагышлар барысы да баеп баручы кояшка карап тын калганнар. Фирүзәнең күңелендә – шатлыклы дәрт, уйларында – хыял диңгезе. «Ходаем кушса, менә бит ул байлык! Күпме акча кертеп булачак аның маеннан», – дип уйлады ул.
Өенә әйләнеп кайтканда, Ильяс йоклый иде инде. Ул, әкрен генә килеп, аның битеннән үбеп алды һәм әнисе янына, кичке аш табыны әзерләнгән өстәл артына килеп утырды. Әсмабикә шулай һәр кичне аның эштән кайтканын көтеп ала. Менә инде ничә еллар аның кызы авылларын җитәкли. Авыл халкы аның эшчән тырышлыгыннан канәгать. Ана күңеленә баласы өчен тагын ни кирәк?! Бала бәхете – ана бәхете шул инде. Ул турыда уйлаганда, Әсмабикәнең күзләренә яшь килә иде. Анасы белән алар, күпме тырышсалар да, үзләренең тамакларын гына туйдыра алдылар. Ә бүгенге көндә кызы менә дигән йорт салып куйды. Юк, үзенә генә түгел, ә яшьләр өчен зур бер урам барлыкка килде. Тагын нәрсәләргә генә хыялланмый! Инде хыялына керсә, ул аны барыбер башкарып чыга. Атасы характеры! Үткен, үзсүзле. Әсмабикәне шул гына борчый иде – кызының үз бәхете. Ул бу турыда сүз кузгатса, Фирүзә әнисенә моңсу гына карап куя да: «Нишлим инде, әни, бәхетем шулайдыр, кеше бәхетенә керә алмыйм бит инде, бәлки, үз бәхетемне табармын әле», – дип, бу турыда сүзнең беткәнлеген аңлатып, башка нәрсәләр хакында сөйли башлый.
– Кызым, хәлләрең ничек? Арыш урагына төштегезме әле? – дип кызыксынып сорау бирде Әсмабикә.- ❤️ 10
- 👍 3
За 30 дней рекламных постов с обязательной пометкой «Реклама» или токеном erid не нашли.
О канале
Канал «ХИКӘЯЛӘР (РАССКАЗЫ)» в мессенджере MAX — небольшой: 4 356 подписчиков. Тема — объявления и барахолки, путешествия. По числу подписчиков — 69-е место из 2 534 в теме «Объявления и барахолки» в нашем каталоге. В каталоге Максопедии с 17 октября 2026.
История изменений
С 17 октября 2026 название и описание не менялись.
<a href="https://maxopedia.ru/kanal/club223866279/"><img src="https://maxopedia.ru/badge/club223866279.svg" alt="ХИКӘЯЛӘР (РАССКАЗЫ) в Максопедии" height="28"></a>